Татарские фильмы

Татарские фильмы I сериалы I караоке I сказки I мультики I спектакли I концерты I юмор I смотреть онлайн


Татарча караоке жырларга петь online онлайн

Татарское караоке с текстами петь онлайн

Главная » Статьи » Татар Караоке һәм текстлар

Татар җыры "Җидегән чишмә"-Татарча караоке


Татарское  караоке "Җидегән чишмә"

 

Җидегән чишмәләрдә җиде улак,
Челтер-челтер ага көмеш су.
Көмеш сулар ага, кошлар сайрый,
Шул чакларда бигрәк ямансу.

Җидегән чишмәләргә йөзек салдым,
Җидегән йолдыз күреп калсын, дип.
Җанкай-җанаш алсын да куансын,
Вәгъдәләрем булып калсын, дип.

Җидегән чишмәләргә чиләк куйдым,
Пар чиләгем тизрәк тулсынга.
Без сөябез, җаный, яр булсынга,
Без йөрмибез вакыт узсынга.

Җидегән чишмәләрнең талы бөгелә,
Акрын искән җәйге җилләргә.
Сез каласыз инде, без китәбез,
Без китәбез ерак илләргә.

Категория: Татар Караоке һәм текстлар | Добавил: Doktor (14/12/14)
Просмотров: 2343 | Теги: Татар җыры Җидегән чишмә, Татарча караоке | Рейтинг: 5.0/2