Татарские фильмы

Татарские фильмы I сериалы I караоке I сказки I мультики I спектакли I концерты I юмор I смотреть онлайн


Татарча караоке жырларга петь online онлайн

Татарское караоке с текстами петь онлайн

Главная » Статьи » Татар Караоке һәм текстлар

Татарская песня "Син җитмисең җанга"-Татарча караоке


Татарское  караоке "Син җитмисең җанга"

 

Онытырга күмпе теләсәм дә,
Йөрәгемнән һаман китмисең.
Гомер елгам ага салмак гына,
Тик син генә җанга җитмисең.

Сүнде сыман кояш күкләремдә,
Син җитмисең җанга син генә.
Синнән башка, иркәм, синнән башка
Йөрәгемне аңлар кем генә.

Төннәр буе укыйм хатларыңны,
Искә алып бергә чакларны.
Шул чакларны моңлы бер жыр итеп,
Йөрәгемдә мәңге саклармын.

Сүнде сыман кояш күкләремдә,
Син җитмисең җанга син генә.
Синнән башка, иркәм, синнән башка
Йөрәгемне аңлар кем генә.

Тагын язлар килде, кар суыдай
Куңелләрем тагын ярсына.
Хәбәр салсаң гөрләвекләр булып,
Йөгерер идем синең каршыңа.

Сүнде сыман кояш күкләремдә,
Син җитмисең җанга син генә.
Синнән башка, иркәм, синнән башка
Йөрәгемне аңлар кем генә.

 

Категория: Татар Караоке һәм текстлар | Добавил: Doktor (14/12/18)
Просмотров: 2360 | Теги: Татарча караоке, Татарская песня Син җитмисең җанга | Рейтинг: 4.3/3