Татарские фильмы

Татарские фильмы I сериалы I караоке I сказки I мультики I спектакли I концерты I юмор I смотреть онлайн


Все татарские мероприятия:спектакли на татарском языке, татарские концерты,фильмы,сериалы, афиша,презентации,творческие вечера, дискотеки, фильмы, татарские шоу,татарская культура на татарском языке смотреть онлайн
Главная » 2014 » Январь » 31 » Татарский сериал "Кешечә яшик!"
14:23
Татарский сериал "Кешечә яшик!"


"Кешечә яшик!" комедиясендә вакыйгалар гади бер татар авылында бара.(Биектау районының Зур Кавал авылында) Тамашачылар хәзерге авылның көндәлек тормышын күзәтә алалар: йоклап киткән көтүче һәм басуны таптаучы көтү; колхоз идарәсе сәркатибенең эш вакыты булуга карамастан үз бакчасында колорадо коңгызларын җыеп йөрүе; сөт машинасының авыл "асфальтында" батып калуы; җәйге кояш астында әчи башлаган сөт. Колхоз рәисе чит илдә ял итеп йөргәндә авылда ялкаулык һәм эшсезлек хөкем сөрә.
Ялдан әйләнеп кайткач, хуҗа үз биләмәләрендә кыска вакыт эчендә тәртип урнаштырырга тели, гадәти авыл тормышын төптән үзгәртмәкче була. Ялда булып кайтканнан соң аңа чит ил кешеләренең һавадан акча ясый белүләре тынгы бирми. Мәсәлән, Лох-Несс аждаһасын кем булса да күргәнме? Аның барлыгын кем булса да дәлилләгәнме? Ләкин меңләгән туристлар Лох-Несс күленә барыр өчен акчаларын жәлләми. Ә ник татар авылында да бер пәри яисә бер дию булдырмаска? Шулай итеп колхозда кар кешесе барлыкка килә...


Сценарий авторы: Аманулла
Режиссер: Нурания Җамали
Баш рольләрдә: Илдус Әхмәтҗанов, Хәлим Җәләлов, Венера Шакирова, Раушан Шәриф
Экранга чыккан елы: 2003


Категория: Татарские Фильмы,Премьеры | Просмотров: 5815 | Добавил: Doktor | Теги: Кешечә яшик! татарча сериал | Рейтинг: 4.5/6

Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]