Күптән түгел ике яңа татар фильмы дөнья күрде. Икесе бер дискта. Икесенең дә сценарийларын Зөлфәт Хәким язды, режиссер вазыйфасын Илсур Садыйков башкарды.
Беренче фильм "Классташ” дип атала. Аның төп үзенчәлеге шунда - анда бары тик ике актер уйный, популяр ди-джей Булат Бәйрәмов Данис дигән егет ролендә, җырчы Илдар Әхмәтов – Сабир исемле геройны уйный. Болар детдомда үскән ике дус. Сабир – ачык күңелле, беркатлы егет, Данис исә сатлыкҗан – ул дустын гел алдый, төрле кыен хәлләрдә калдыра. Булат Бәйрәмов сүзләренә караганда, башта ул бу кинода төшәргә теләмәгән: "Бик тискәре герой бит ул!”, - ди Булат. Илдар Әхмәтов исә бик т
...
Читать дальше »