Татарские фильмы

Татарские фильмы I сериалы I караоке I сказки I мультики I спектакли I концерты I юмор I смотреть онлайн


Татарские фильмы,сериалы, сказки, спектакли,мультфильмы,концерты,караоке,музыка, жырлар,юмор,на татарском языке,татарча,смотреть онлайн
Главная » 2013 » Май » 15 » д/ф-"Питрау"-смотреть онлайн
23:28
д/ф-"Питрау"-смотреть онлайн


Питрау бәйрәме яки Петр һәм Павел көне (рус. Петров день - Петр көне сүзтезмәсеннән) - керәшен татарлары һәм христиан диненә караган бөтен милләтләрнең бәйрәме.

Питрау ул – табигатьне олылау. Аңа табыну, биргәннәренә шөкерана итү, матурлыкка, табигатьнең иркенлегенә мәдхия җырлау. Шулай ук халыкның алда торган олы һәм җаваплы эшләре – игеннәрне урып-җыю алдыннан ял итеп алу бәйрәме дә.

Бу бәйрәм Татарстанның керәшеннәр яшәгән барлык өлкәләрендә дә үткәрелә. Ул һәр елны 12 июль көнне билгеләп үтелә.

Питрау – ул җәйнең нәкъ кыл уртасы. Бу көнне тереклек һәм үсемлекләр дөньясында үзгәреш чоры башлана, нәкъ көн уртасында кошлар сайраудан туктый. Бу көнне җыеп киптерелгән кыр чәчәкләре, барлык авырулардан файдалы диләр. Шуңа күрә иртәнге якта басу- кырлардан, урманнардан җыеп кайтылган кыр чәчәкләре белән өй эчен, капка һәм коймаларны бизәгәннәр. Бу гадәт бүген дә сакланган. Бер- берсенә кунакка йөрешкәннәр.

Яшьләр төнне болында, кырда, урман аланында күңел ачып үткәргәннәр, төрле уеннар уйнаганнар. Бу "Кояш каравыллау " дип аталган. Җыр-биюләр белән бергә төрле уен, ярыш- бәйгеләр үткәрелә. Мәйданда спорт уеннары ( армспорт, гер күтәрү, көрәш), утын яру һәм кисү, себерке бәйләү, "Питрау такыясе” үрү, "Питрау букеты ” төзү, таяк тартышу, капчык киеп йөгерү, су ташу һ.б. уеннар оештырыла. Иң кульминацион вакыты – " Питрау чибәре" сайлау. Питрау учагы да бәйрәмнең бер бизәге булып тора. Аны " Питрау чибәре" кабыза. Ә инде учак янында кичке әйлән-бәйлән уены башлан



Приятного просмотра!

http://ras2203.narod.ru/shubino-kinoteatr172.html


Категория: Татарские-Фильмы,Документальные | Просмотров: 967 | Добавил: Doktor | Теги: Документальный фильм, Питрау, Смотреть онлайн | Рейтинг: 4.5/2