Татарские фильмы

Татарские фильмы I сериалы I караоке I сказки I мультики I спектакли I концерты I юмор I смотреть онлайн


Татарские фильмы,сериалы, сказки, спектакли,мультфильмы,концерты,караоке,музыка, жырлар,юмор,на татарском языке,татарча,смотреть онлайн
Главная » 2013 » Декабрь » 31 » Татарский концерт.группа "ТАН ЙОЛДЫЗЫ"-татарча онлайн карарга
20:56
Татарский концерт.группа "ТАН ЙОЛДЫЗЫ"-татарча онлайн карарга



Таң йолдызы" исемле татарча музыкаль төркем барлыкка килде 2007 нче елны Татарстан Республикасының Яр Чаллы шәһәрендә. 2008 нче елны "Созвездие - йолдызлык" "җырга иң матур көй" номинациясында диплом алдылар. "Татар фабрикасы" һәм "Чаллы йолдызы" конкурсларында катнаштылар. "Таң йолдызы" төркеме чыгыш ясады "Родник" исемле хаклыклар дуслыгы йортында Сабантуй бәйрәмендә "Төзүчеләр" мәйданында, ДК"Энергетик" исемле мәдәният сараенда, Сара Садыйкова исемле концертлар залында. Төнге клубларда: "Опера", "Колизей", РК"Цунами", РК "Джумба", "Шатлык" яшләр үзәгендә, Яр Чаллы Дәүләт Педагогия Институтында, "Огниво" исемле сәләтле балаларны тәрбияләү үзәгәндә, картлар йортында, Татар дәүләт драма театры бинасындагы үткән тере музыка концертында, Алабуга Дәүләт Педагогия Университетында,"San dale" исемле Чаллы яшләренең кичке ял итү кичәсендә. Крәшеннәрнең милли бәйрәме "Питрау " һәм "Раштуа", Яр Чаллы шәһәренең үзәк елкасында. Интервью бирделәр Яр Чаллы шәһәренең "Кунел" радиосының "Аулак өй" тапшыруында. Интервью бирделәр шулай ук "Шәхри Чаллы", "Чаллы яшьлэре","Байрам","Таң йолдызы" гәҗитләрендә тамашачылар "Таң йолдызы" егетләренең иҗатлары белән таныштылар. "Таң йолдызы" төркеме үзенең җырларын төрледән-төрле музыкаль стилләрдә башкара татар телендә, һәм шулай ук халык җырларын да җырлый күбрәк игътибар биреп үзләренең иҗатында авторлык җырларга. "Таң йолдызы" төркеменең составы: Александр Сергеев поэт-песенник, певец. Руслан Давлетшин компзитор-аранжировщик, певец. Сергеев Александр Алексеевич 1985 нче елны Татарстан Республикасының Яр Чаллы шәһәрендә дөньяга килде. Укыды №58 нче мәктәптә, тәмамлады Яр Чаллы Дәүләт педагогия Университетының Филология факултетын,хәзерге вакытта аспирант алабуга шәһәрендәге КФУ филиалында. Давлетшин Руслан Фаязович 1985 нче елны Татарстан Республикасының Яр Чаллы шәһәрендә дөньяга килде. Укыды №58 нче мәктәптә.Тәмамлады Яр Чаллы шәһәрендәге №64 нче проф. училещасын.



Приятного просмотра!
http://ras2203.narod.ru/shubino-kinoteatr476.html


Категория: Татарские-Концерты,Татар Жырлары, Музыка | Просмотров: 1180 | Добавил: Doktor | Теги: ТАН ЙОЛДЫЗЫ | Рейтинг: 5.0/1