Татарские фильмы

Татарские фильмы I сериалы I караоке I сказки I мультики I спектакли I концерты I юмор I смотреть онлайн


Татарча караоке жырларга петь online онлайн

Татарское караоке с текстами петь онлайн

Главная » Статьи » Татар Караоке һәм текстлар

Татар Халык җыры - Эх, алмагачлары-Татарча караоке


Татарское  караоке " Эх, алмагачлары "

 

Алмагачның агачыннан
Кашык юндым мин сиңа.
Уналтыда-унҗидедә
Гашыйк булдым мин сиңа.

 

Их, алмагачлары,
Сайрый сандугачлары…

Алма бөрле, алма берле,
Алма чәчәге төрле.
Башкаларга күз дә салмыйм
Сине күргәннән бирле.

Их, алмагачлары,
Сайрый сандугачлары…

Алма бакчасына керсәм —
Бадьян түтәлләре.
Ал булса да, гөл булса да
Кирәкми бүтәннәре.

Их, алмагачлары,
Сайрый сандугачлары…

Алма бакчасында үзем,
Гөл бакчасында күзем.
Язып түгел, сөйләшеп тә .
Бетәрлек түгел сүзем.

Их, алмагачлары,
Сайрый сандугачлары…

Алмагачның алмасын
Ал булмый ашамыйлар.
Яратмагач, башламыйлар,
Башлагач, ташламыйлар.

Их, алмагачлары,
Сайрый сандугачлары…

Алмагачның алмасын
Асыл кошлар ашасын.
Мине ташлап, ятны сөйсәң,
Ул да миңа охшасын.

Их, алмагачлары,
Сайрый сандугачлары…

Категория: Татар Караоке һәм текстлар | Добавил: Doktor (14/12/05)
Просмотров: 1488 | Теги: Эх, Татар Халык җыры, Татарча караоке, алмагачлары | Рейтинг: 5.0/1