Татарские фильмы

Татарские фильмы I сериалы I караоке I сказки I мультики I спектакли I концерты I юмор I смотреть онлайн


Татарча караоке жырларга петь online онлайн

Татарское караоке с текстами петь онлайн

Главная » Статьи » Татар Караоке һәм текстлар

Татар җыры" Гүзәл бакча"-Татарча караоке


Татарское  караоке "Гүзәл бакча "

 

Туган авылым балачагым кебек
Һәрчак төшләремә керәсең,
Гүзәл бакча булып төшләремә кереп
Үзәгемне нигә өзәсең?

Гүзәл бакча булып төшләремә кереп
Үзәгемне нигә өзәсең?

Кайткан чакта юлларыма чыгып
Ак каеннар каршы алалар,
Нидер әйткән кебек алар һәрбересе
Шаулый-шаулый озатып калалар.

Нидер әйткән кебек алар һәрбересе
Шаулый-шаулый озатып калалар.

Кайтыйм әле тагын авылыма,
Алсу таңнар сызылып атканда
Төшләремә кергән гүзәл бакчабызда
Сандугачлар җырын тыңларга.

Төшләремә кергән гүзәл бакчабызда
Сандугачлар җырын тыңларга.

Категория: Татар Караоке һәм текстлар | Добавил: Doktor (14/12/05)
Просмотров: 964 | Теги: Татар җыры, Татарча караоке, Гүзәл бакча | Рейтинг: 5.0/1