Татарские фильмы

Татарские фильмы I сериалы I караоке I сказки I мультики I спектакли I концерты I юмор I смотреть онлайн


Татарча караоке жырларга петь online онлайн

Татарское караоке с текстами петь онлайн

Главная » Статьи » Татар Караоке һәм текстлар

Татар җыры "Яшьлек моңнары"-Татарча караоке


Татарское  караоке "Яшьлек моңнары"

 

Үтә көннәр, үтә еллар,
Яшьлек язым артта кала.
Былбылмда алсу таңда
Күңелемә моңнар сала.

 

Бер минутка, бер сәгатька,
Яшьлегемә кайтыр идем.
Җырым булып, моңым булып,
Тагын чәчкә атар идем.

Шаян яшьлек ялкын чәчеп,
Бер килдеңдә мәңге калдың.
Гомер буе синең утта
Йә ялындым, йә бер яндым.

Бер минутка, бер сәгатька,
Яшьлегемә кайтыр идем.
Җырым булып, моңым булып,
Тагын чәчкә атар идем.

Ерак калган яшьлек һаман,
Елмаясың айлы кичтә.
Канат каккан дәртле заман,
Һаман истә, һаман истә.

Бер минутка, бер сәгатька,
Яшьлегемә кайтыр идем.
Җырым булып, моңым булып,
Тагын чәчкә атар идем.

Категория: Татар Караоке һәм текстлар | Добавил: Doktor (14/12/17)
Просмотров: 2331 | Теги: Татар җыры Яшьлек моңнары, Татарча караоке | Рейтинг: 5.0/2