Татарские фильмы

Татарские фильмы I сериалы I караоке I сказки I мультики I спектакли I концерты I юмор I смотреть онлайн


Татарча караоке жырларга петь online онлайн

Татарское караоке с текстами петь онлайн

Главная » Статьи » Татар Караоке һәм текстлар

Татар җыры "Яшьли сөйгән ярым"-Татарча караоке


Татарское  караоке "Яшьли сөйгән ярым"

 

Яшьли сөйгән ярым,
Еракларда калдың.
Еракларда, яшьлек таңында.

Төшләремә кер син,
Өннәремдә кил син,
Якты кояшым бул янымда.

Яшьли сөйгән ярым,
Йөрәгемдә калдың.
Аерса да ачы язмышлар.

Үткәнгә уфтанмыйк,
Язмышка сылтанмыйк,
Язмышлардан табыйк узмышлар.

Газаплама көн дә,
Кереп төшләремә.
Синсез яшәү үзе зур газап.

Кайтып килик дустым
Яшьлек таңнарына.
Җитәкләшеп тагын бер кабат.

Категория: Татар Караоке һәм текстлар | Добавил: Doktor (14/12/14)
Просмотров: 2790 | Теги: Татарча караоке, Татар җыры Яшьли сөйгән ярым | Рейтинг: 5.0/2