Главная » Статьи » Татар Караоке һәм текстлар |
Татар җыры "Әнкәй догалары"-Татарча караоке
Татарское караоке "Әнкәй догалары"
Догаларның күңелемнән
Юк әле югалганы. Саклый мине, яклый мине Әнкәмнең догалары. Кушымта: Ташлама, әнкәй, ташлама, Мине изге догаңнан! Ташласаң изге догаңнан, Мин бәхетле булалмам. Тылсымлы да, шифалы да Әнкәмнең догалары - Догаларның шатлык кына Китерә торганнары. Кушымта: Кырыс бит тормыш юллары, Авыр бит дөньялары! Хәлләремне җиңеләйтә Әнкәмнең догалары. Кабатлыйм мин дә әнкәйдән Өйрәнгән догаларны. Җиткерермен түкми-чәчми Мин сезгә дә аларны. Кушымта: Ташлама, әнкәй, ташлама, Мине изге догаңнан! Ташласаң изге догаңнан, Мин бәхетле булалмам | |
Просмотров: 1565 | | |