Татарские фильмы

Татарские фильмы I сериалы I караоке I сказки I мультики I спектакли I концерты I юмор I смотреть онлайн


Татарча караоке жырларга петь online онлайн

Татарское караоке с текстами петь онлайн

Главная » Статьи » Татар Караоке һәм текстлар

Татар җыры "Озак яшә, әнкәй, шатлык белән"-Татарча караоке


Татарское  караоке "Озак яшә, әнкәй, шатлык белән"

 

 

 

Ап-ак чәчләреңне тарап үргән чакта
Уйлыйсыңдыр әнкәй безнең хакта.
Төбәп күзләреңне безнең кайтыр юлга
Көтәсеңдер инде һәрбер ялда.

Ишегалдың синең яшел келәм,
Без булмагач үскән бәпкә үлән.
Мәрхәмәтле синең изге саф күңелең.
Озак яшә, әнкәй, шатлык белән.

Изге теләкләрне әйтеп барыбызга
Сакланыгыз диеп ялгышлардан.
Бизәп гомерләрне аклык булсын җанда
Зарланмагыз диеп ялгышлардан.

Ишегалдың синең яшел келәм,
Без булмагач үскән бәпкә үлән.
Мәрхәмәтле синең изге саф күңелең.
Озак яшә, әнкәй, шатлык белән

Әйткән сүзләреңне искә алган чакта
Йөрәгемдә яшәү көчем арта.
Гомер көзләремне узган чагымда да
Кабатлармын мин дә балаларга.

Ишегалдың синең яшел келәм,
Без булмагач үскән бәпкә үлән.
Мәрхәмәтле синең изге саф күңелең.
Озак яшә, әнкәй, шатлык белән

Категория: Татар Караоке һәм текстлар | Добавил: Doktor (14/12/18)
Просмотров: 3366 | Теги: шатлык белән, Татар җыры Озак яшә, әнкәй, Татарча караоке | Рейтинг: 5.0/3