Татарские спектакли

Татарские спектакли


Татарский спектакль-  произведение театрального искусства на татарском языке, в создании которого участвует театральный коллектив: актёры, художник-декоратор, композитор, гримёры, бутафоры и другие. В процессе эволюции спектакля как художественной формы, с одной стороны, происходило разделение творческих функций между его создателями, с другой — по мере роста сценической культуры постепенно утверждался принцип ансамблевости, предполагавший согласованность игры всех исполнителей и обдуманное использование выразительных средств. В современном драматическом театре созданием спектакля, в соответствии с собственным замыслом, руководит режиссёр-постановщик, объединяющий усилия всех участников постановки; режиссёрский замысел конкретизируется в работе с художником и композитором. В музыкальном театре постановкой татарского спектакля чаще руководит дирижёр (в опере и оперетте) или балетмейстер (в балете)

В основе спектакля в драматическом театре лежит литературное произведение — пьеса или сценарий, требующий импровизации, в музыкальном театре — сочинение музыкально-драматическое: опера, балет, оперетта, мюзикл.

Работа над созданием спектакля включает в себя: выбор и адаптацию пьесы или музыкально-драматического произведения; распределение ролей в труппе с учётом возможностей актёров и их амплуа; определение мизансценического рисунка спектакля; работу режиссёров (дирижёра, балетмейстера) с актёрами в процессе репетиций; подготовку декорационного оформления спектакля, костюмов, реквизита, грима; подготовку музыкального и светового сопровождения.

Завершающим этапом работы над созданием спектакля является генеральная репетиция, которая проводится с использованием полного декорационного, музыкального (шумового) и светового оформления, заготовленного реквизита, в костюмах и гриме и, в отличие от всех предшествующих репетиций, на публике.

Бесспорно с Лучшими Татарскими спектаклями самых различных жанров  на татарском языке от театров:БУА САТИРА,МУНЧА ТАШИ,РЭВЕШЛЭР,ТГАТ им.Г.Камала, ТГТДиК им.К.Тинчурина можно ознакомиться,смотреть онлайн на shubino-video.ru-Татарский видео портале Шубино-Видео,но лучше же конечно посетить сам театр и посмотреть спектакль получив огромное удовольствие и наслаждение.

Среди самых известных: Татарский театр оперы и балета им.М.Джалиля -"ШУРАЛЕ",ТГАТ им.Г.Камала."Зәңгәр шәл" (Голубая шаль,1993г)Эта пьеса стала своего рода символом татарского театра. . Зрительский интерес к ней не ослабевает, пьеса давно обрела легендарный статус. Непреходящая популярность «Голубой шали», пьесы, написанной еще в 1926 году,  порождает загадки. Принципиальная незатейливость фабулы, ее фрагментарность, расподобление действенно-смысловыми ходами и музыкальными метафорами, тип связи «сцена-зал», предусматривающий активное участие зрителя в действии, арии-монологи главных героев, хоры – воздействуют на подсознание, порождают каскад ассоциаций.

В этой слабой, с литературной точки зрения, пьесе существует поэтический шифр, кодирующий вечно молодые и вечно прекрасные образы мужского и женского национального идеала, бунтарский, свободолюбивый дух народа, объединяющую татар всех российских областей любовь к родной земле. Для того чтобы понять феномен татарского театра – нужно увидеть «Голубую шаль», ощутить ее не на уровне событийного ряда, но настроившись на ее мощную эмоциональную волну.

Әлегеспектакль  – ятимә кыз Мәйсәрә һәм шахтер егет Булатның мәхәббәт драмасы. Шау-гөр килеп сабан-туй бәйрәменә әзерләнгән чакта,  авылга Булат кайта, сөйгән кызына  бүләккәзәңгәр шәлалып кайта. Ләкин Мәйсәрәнең явыз, рәхимсез абыйсы Җиһанша аны көчләп Ишан хәзрәткә бишенче хатын итеп бирергә җыена, күндерер өчен җәберли, кимсетә, кыйный. Сөеклесен яклап сугышкан вакытта Булат Җиһаншаны үтерә һәм урманга качып китәргә  мәҗбүр була. Ятимә кыз Ишан йортына эләгә. Әмма Булат урмандагы качкыннар ярдәме белән Мәйсәрәне газаплардан азат итә.

2000 елда Кәрим Тинчуринның "Зәңгәр шәл” мелодрамасы татар халкының бөек композиторы, профессиональ милли музыка сәнгатенең классигы, дирижер Салих Сәйдәшевның (1900-1954)  100 еллык юбилеена  багышлап кабат куелдыТГАТ им.Г.Камала.«Әлдермештән Әлмәндәр» ("Старик из деревни Альдермеш") Небесные силы посылают смерть к старику Альмандару, которому стукнуло 91 год, якобы ему пора умереть. Смерть приходит к старику, мол, давай, ставь вот сюда подпись, и я тебя унесу. Старик оказывается очень жизнелюбивым, жизнеспособным, веселым, любящим женщин человеком, и всячески пытается отсрочить свой уход из жизни. То могилу говорит, надо подготовить, то жениться хочу, мол, то медовухой спаивает смерть. В итоге смерть сам зауважал Альмандара, и стал сам выискивать пути, чтобы оставить его жить (а эту смерть обязывает забрать старика начальство свыше). В итоге, смерть дарит старику еще одну ночь, чтобы забрать его на рассвете. И за эту ночь старик собирает всех своих близких на своеобразные посиделки-попрощалки,
ТГАТ им.Г.Камала.Первое представление / Беренче театр (1961),ЯР ЧАЛЛЫ ТЕАТРЫ." Гашыйклар тавы " Ул 1933 елның 3 гыйнварында Башкортстанның Яңавыл районы Ямады авылында укытучы гаиләсендә туа. Ямадыдагы урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1950-1954 елларда Казан дәүләт педагогия институтының татар филологиясе бүлегендә белем ала. Хезмәт юлын журналистикадан башлый: 1954—1966 елларда «Пионер» (хәзерге «Ялкын») республика балалар журналының җаваплы секретаре, аннары бер ел «Чаян» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1967-1971 елларда ул — Татарстан Язучылар берлегенең әдәби консультанты хезмәтендә. 1973 елда Мәскәүдә М.Горький исемендәге Әдәбият институты каршындагы икееллык Югары әдәби курсларны тәмамлап кайткач, өч ел дәвамында «Казан утлары» журналының поэзия бүлегенә җитәкчелек итә. 1977 елның мартыннан И.Юзеев Татарстан Язучылар берлегендә яшь авторлар белән эшләү буенча идарә рәисенең урынбасары вазифаларын башкара.

И.Юзеев әдәби иҗат белән бик иртә шөгыльләнә башлый. 1943 елда аның «Дошман җиңелә» исемле шигыре район газетасында басылып чыга. Ул шулай ук пьесалар язуда да көчен сынап карый, хәтта шулардан берсе — «Алсу гөлләр» дигәне — мәктәп сәхнәсендә дә уйнала. Ә унынчы сыйныфта укыганда яшь авторның шигырьләре инде Уфада «Әдәби Башкортстан» (хәзерге «Агыйдел») журналы, «Кызыл таң» газетасы кебек республика матбугатында күренә башлый.

Һ.Такташ шигырьләре тәэсирендә яза башлаган И.Юзеев үзенчәлекле шагыйрь буларак узган гасырның илленче-алтмышынчы елларында формалаша. Аның шигъри таланты аеруча поэма жанрында ачыла. 1955 елда «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында басылган «Таныш моңнар» поэмасы белән ул киң катлау укучылар арасында таныла. Беренче поэмаларында ук иҗатының төп билгеләре — хис һәм фикер гармониясе, табигыйлек, лирик моң, ихласлык сыйфатлары ачык төсмерләнә. Шагыйрьнең шуннан соңгы шигырь һәм поэмалары, романтик-лирик хасиятләрен, моң һәм хис муллыгын саклаган хәлдә, гражданлык мотивлары, үзгәрүле заман таләпләренә һәм ихтыяҗына бәйле олы идеяләр, социаль эчтәлек белән сугарыла бара. «Әнкәй» (1959), «Фәрит-Фәридә» (1959), «Миләүшә» (1954-1965), «Язылмаган поэма» (1964), «Өчәү чыктык ерак юлга...» (1965), «Тынлык белән сөйләшү» (1966), «Карурман» (1971), «Таш диварлар авазы» (1973), «Өзелмәсме кыллар?» (1977), «Таш кала фаҗигасе» (1988), «Өзелгән тәсбих» (1989) кебек лирик, драматик поэмаларында һәм башка бик күп шигырь, балладаларында әдип, заман темаларына һәм тарихи үткәнгә мөрәҗәгать итеп, кеше рухының бөеклегенә, хөрлегенә дан жырлый, һәртөрле явызлыкка, изүгә, шәфкатьсезлеккә, коллыкка, ялганга каршы нәфрәт хисләрен ачык гәүдәләндерә.

«Миләүшә» исемле китабына (1968) тупланган поэмалары һәм балладалары өчен И.Юзеев, шагыйрьләрдән беренче буларак, 1968 елда Татарстанның М.Җәлил исемендәге Республика премиясенә, ә «Таш диварлар авазы» һәм «Өзелмәсме кыллар?» исемле поэмалары өчен 1980 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

1958 елдан ул СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

И.Юзеев шигъриятендәге төп сыйфатлар — тирән моң, лиризм, фикер-хис ачыклыгы, форма төгәллеге — композиторларны да илһамландырып тора. Шагыйрьнең дистәләрчә шигъри әсәрләренә көй языла. Халык арасында киң таралган «Яшь наратлар» (Җ.Фәйзи музыкасы), «Төнбоек» (Л.Айтуганов музыкасы), «Шофер», «Резидәкәй» (Ш.Мәҗитов музыкасы), «Кайтам инде», «Бөркет турында баллада», «Чит илләргә чыксаң» (С.Садыйкова музыкасы), «Яшьлек дустыма», «Фәүзия җыры», «Таң кызы җыры», «Серле чәчәк» (М.Яруллин музыкасы), «Кыр казлары артыннан», «Туган ягым каеннары», «Гашыйклар тавы» (М.Имашев музыкасы), «Хуш инде» (Ф.Мортазин музыкасы), «Мәтрүшкәләр» (А.Гыйләҗев музыкасы), «Сине уйлап янам» (С.Ибраһимов музыкасы) һ.б. бик күп җырлар шагыйрь иҗатының үзенчәлекле бер тармагын тәшкил итә.

И.Юзеев — танылган драматургларның берсе, дистәдән артык комедия, драма, трагедияләр авторы. Әдипнең пьесалары оригиналь сюжетка корылуы, шигърилеге, романтик пафосы, оптимистик рухы белән җәлеп итә. Поэзиясендәге кебек, пьесаларында да автор кеше күңеленең якты, гуманистик омтылышларын романтик буяулар белән сурәтләргә омтыла, матурлыкның кадерен белү, халыкның рухи һәм мәдәни казанышларын, гореф-гадәтләрен саклау, анарны дәвам иттерү, үстерү турындагы уй-хыяллары белән уртаклаша.

Драматургның иң күп куелган пьесасы — «Сандугачлар килгән безгә» дигән моңсу комедиясе. Ул - 1974 елдан бүгенге көнгә кадәр К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры һәм Казан дәүләт Яшьләр театры репертуарында, шулай ук Башкорт дәүләт академия театры, Мари музыкаль драма театры, Тува рус драма театры, Каракалпак Яшь тамашачылар театры сәхнәләрендә куела, Ленинград, Казан, Уфа, Кемерово телевидениеләре аша күрсәтелә. СССР халыклары театр сәнгате һәм милли драматургиясенең Ленинградта уздырылган Бөтенроссия фестивалендә (1978) әлеге пьеса буенча куелган спектакль өчен Тува рус драма театры коллективы һәм пьеса авторы I дәрәҗә диплом белән бүләкләнә һәм фестиваль лауреаты дигән исемгә лаек була.

Шагыйрь-драматургның «Янар чәчәк», «Бөркетләр кыяга оялый» («Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз»), «Кыр казлары артыннан», «Кайтмый калсам, көтәрсеңме?», «Бәхетемнән узып барышлый», «Безнең әти мировой», «Онытылмас бәет», «Мәкәрҗәгә барган идек», «Сөйгәнемнең туган көне», «Гашыйклар тавы», туксанынчы елларда иҗат ителгән «Ак калфакны төшердем кулдан», «Хуш, Хәйбуш!», «Моңлы бала түгел идем...», «Эзләдем, таптым, югалттым» кебек драма һәм комедияләре дә профессиональ театрлар репертуарында ныклы урын алалар.

Заман һәм кеше мөнәсәбәтләренең калкурак чагылышына ирешү, чынбарлыкны гомумиләштеребрәк, аның фәлсәфи асылын бер фокуска туплабрак бирү өчен, шагыйрь еш кына шартлы алымнарга мөрәҗәгать итә, тәэсир көченә ия булган символик образларны кертә. Эчтәлек һәм форма өлкәсендәге эзләнүләр «Мәхәббәт китабы» исемле поэмалар циклында (1978), «Таймас» (1961), «Соңгы төн» (1972), «Очты дөнья читлегеннән» (1980), «Мәңгелек белән очрашу» (1982) исемле шигъри трагедияләрендә, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында куелган «Ерактагы кәккүк авазы» спектакленең (Рәшит Кәлимуллин операсы) либреттосында үзенчәлекле гәүдәләнеш таба.

И.Юзеев иҗат эшчәнлегенең башыннан ук татар балалар әдәбияты белән даими багланышта һәм хезмәттәшлектә яши. «Ялкын» журналының унике ел дәвамында әдәби хезмәткәре һом редколлегия әгъзасы буларак, шулай ук Язучылар берлегенең яшь авторлар белән эшләү бүлеге мөдире сыйфатында ул татар балалар әдәбиятын үстерүгә, яшь әдәби алмаш тәрбияләүгә үзеннән зур өлеш кертә. Аның балаларга адресланган үз әсәрләре дә байтак. Алар шагыйрьнең аерым җыентыкларында («Пони малае нәни Җирәнкәй», 1967; «Аю сатам, кем ала?», 1999; «Бәби Ай», 2003 һ.б.) һәм 2002 елда нәшер ителгән биш томлык «Сайланма әсәрләр»енең икенче томында урын ала.

И.Юзеевның туксанынчы еллардагы иҗаты, заманның кискен үзгәрешләренә һәм үзенең тормыш тәҗрибәсенә бәйле рәвештә, хис-фикер, тел-стиль образлылыгы, кичерешләре ягыннан тагы да тирәнәя төшә, кеше шәхесе, яшәеш, халык-милләт турындагы шигьри-фәлсәфи уйланулары яңа поэтик сыйфатлар, төсмерләр белән баеп-ялтырап китә («Уйлый күңелем төрлесен» шигырьләр җыентыгы, «Татар моңы» поэмасы, «Таш диварлар авазы» поэмасының яңа редакциясе һ.б.).

Гомумән, 1956-2003 еллар арасында И.Юзеевның тезмә һәм чәчмә әсәрләре тупланган кырыклап китабы дөнья күрә. И.Юзеев 1963-1994 елларда Татарстан Язучылар берлеге идарәсендә, 1979-1984 елларда РСФСР Язучылар берлеге идарәсендә, шулай ук төрле елларда Азия-Африка илләре язучылары белән багланыш буенча Совет комитетында, «Казан утлары», «Сөембикә», «Идел» журналларының редколлегияләрендә әгъза булып тора, РСФСР язучыларының IV (1975), V (1979), СССР язучыларының VI (1981), VIII (1986) съездларында делегат булып катнаша. Төрле елларда Татарстан Язучылар берлегенең шагыйрьләр секциясен, остаханәсен җитәкли.

Әдәбият һәм театр сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен И.Юзеевка 1979 елда Татарстанның, 1983 елда «Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исемнәр бирелә, 1986 елда ул «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнә. 1993 елда Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән И.Юзеев «Татарстан Республикасының халык шагыйре» дигән шәрәфле исемгә лаек була.

Шагыйрь 2004 елның 21 декабрендә Казанда вафат була һәм Яңа бистә зиратында җирләнә,БУА САТИРА ТЕАТРЫ."Кияyләр"«Зятья Гэргэри» («Гөргөри кияүләре») Буинская версия легендарного спектакля «Зятья Гэргэри» («Гөргөри кияүләре») драматурга Туфана Миннулина. Комедия из жизни крещенных татар, на современный лад.
РУС: Разочаровавшийся в старших дочерях, которые воспитывают детей без отцов, Гэргэри находит мудрое решение: выдать младшую дочь по народным обычаям. Претенденты на руку красавицы Урины, это и работяга Васька – Бегемот, и самовлюбленный ловелас Жаграп – Сова и скромный Микуш - должны послать свах в дом невесты, выдержать силовые и песенные состязания, чтобы выявить самого достойного жениха.
ТАТ: Гөргөри абзый һәм Кәтернә түтинең төпчек кызлары Үринәне берьюлы өч егет яратып йөри. Олы кызлары икесе дә атасыз бала үстерә. Шуңа күрә Гөргөри абзый Үринәне керәшен татарлары йолалары буенча гына кияүгә бирергә карар кыла. Шуннан китә кыз йортына яучы җибәрүләр, җыр-биюдә сынашулар...,Мунча ташы "Эт чаба дип бет чаба" Новая юмористическую программа "Эт чаба дип бет чаба” в исполнении артистов популярного татарского театра эстрады "Мунча ташы” .
Артисты порадуют своих зрителей новыми миниатюрами «Мартка? киткач», «Очрашу», «Энем бабай», «Бабай больницада», «Сканворд»,
«Куршеляр», новыми шутками от Рустама Рахманкула, Ландыш Галиевой, Гамиля Асхадуллина, а также зажигательными цыганскими
танцами, песнями в исполнении Гарая и Рамиля Асхадуллина. Завершатся выступления гимном «Мунча ташы».

Дополнительная информация:


Главная страница

Татарские фильмы




Рейтинг@Mail.ru